«Яңа китаплар галереясы: кара һәм укы!»: мәгълүмат сәгате (18+)
28
Октябрь 2022
Җомга
Өр-яңа типография кәгазе кыштырдавы, сизелер-сизелмәс буяу исе… Болар һәркемгә таныш – аны яңа китапны кулыңа алгач тоясың. 28 октябрь көнне 1 нче санлы китапханәдә «Яңа китаплар галереясы: кара һәм укы!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны Россия һәм чит ил авторлары, әдәбият өлкәсендә премия лауреатлары әсәрләре белән таныштырды, нинди китапларның кайда язылган булуына карамастан теләсә кайсы илдә популярлык казануы турында сөйләде. «Яңа китаплар галереясы» күргәзмәсендә һәркем үзе өчен кызыклы китаплар таба алды. |